Эссе Мин-укытучы

Укытучы... Күпме мәгънә, күпме аң, күпме балаларга һәм кешелеккә булган мәхәббәт хисләре туплаган бу сүздә... Юк, гади сүз түгел бу... Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, акыл вә зиһен белән кечкенә генә сабыйлардан Шәхес үстерүче, тәрбияләүче, шул ук вакытта тормышның беренче салкын бураннарыннан, көзнең ачы җилләреннән саклаучы һәм олы тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы бөек җан – Укытучы ул.

Һәрбер кеше бу җиһанда укытучы була ала микән? Минемчә, юктыр. Чөнки әлеге бөек һөнәргә иң-иңнәре, киң холыклы, белемле, ә иң мөһиме, бала җанлы һәм киң күңелле кешеләр генә лаектыр.

Моннан 18 ел элек мин дә нәкъ менә шушы һөнәрне үз тормышымда сайладым. 15 ел буе Борай 1нче гомуми белем бирү мәктәбендә балалар укытам. Шушы еллар дәверендә минем бер генә тапкыр да “эх, нигә укытучы язмышын сайладым икән” дип уйлап та, хәтта башымда андый фикер дә туганы булмады. Үз эшемә һәрчак җитди карадым, тугры калдым. Балаларга шул ук вакытта аларның яшьтәше, дусты булырга тырыштым, ләкин шул ук вакытта укучыларның булган барлык сорауларына җавап табучы, барысын да аңлатып, җайга салып торучы Укытучы була белдем.

Иртән торып яраткан укучыларым янына мәктәпкә йөгерә-йөгерә бару – минем иң зур бәхетемдер бүген. Әлбәттә, хатын-кыз, беренче чиратта, һөнәре белән түгел, ә гаиләсе белән горурланырга, шатланырга тиеш. Ләкин Укытучылык дөньясы минем шәхси тормышыма берничек тә комачау итми. Профессиональ карьерамнан читкә китмичә, мин үземнең гаиләмә дә, яраткан балаларыма, сөекле әти-әниемә дә һәрчак вакыт һәм игътибар табам. Алар да, үз чиратларында, минем төннәр буе “икенче балаларым” өчен эшләп утырганымны, тырышканымны, дәфтәр тикшереп, дәрескә әзерләнгәннәремне күреп, белеп яшиләр һәм аңлыйлар.

Мәктәп, дөресен генә әйткәндә, минем икенче өем ул. Бала чакта үзем белем алган булсам, бүген – ул минем яраткан һәм атлыгып бара торган кадерле эш урыным. Чыннан да, мәктәптә яшәп килгән мөхит, балаларның “Укытучы апа” дип май кояшыдай елмайган йөзләре, сиңа – укытучыга төбәлеп, бар игътибарларын юнәлтеп караган күзләр – болар барысы да минем тормышым, минем дөньям.

Мин мәктәпне тәмамлагач, кем булыйм микән, кайда эшкә барыйм микән дип, озак уйламадым. Чөнки Укытучы булу – минем балачак хыялым иде. Һәм бүгенге инде мин үзем ике бала әнисе, тормышта үз урынымны тапкан кеше – әле хыялымның чынга ашканына ышанып бетә алмыйм сыман.

Әлеге вакытта мин Борай беренче санлы мәктәбендә туган татар телебезне укытам. Туган тел ! Бу сүз һәркем өчен кадерле , газиз! Анардан

да көчле , татлы , назлы , ләззәтле тел бармы икән?

Туган телгә күпме мактау сүзләре яудырылган:

И туган тел, и матур тел,

Әткәм, әнкәмнең теле.

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы, дип, Габдулла Тукай сүзләрен без бала чактан ятлап, сөйләп үстек. Безнең туган телебез – җырдай моңлы татар теле. Тугач та әнинең назлы итеп “ балам “ дигән сүзен туган телендә ишетәбез.Әнинең бишек җырларыннан туган телебезнең матурлыгын , кыйммәтен аңлап үсәбез. Һәр кеше үз туган телен сөяргә , яратырга тиеш . Әгәр кеше туган телен сөймәсә ул туганнарын да яратмас. Туган телебез нурлы кояш сыман бөтен дөньяга яктылык , җылылык тарата. Туган тел! Һәркем өчен газиз бу. Чөнки тел –тормыш чыганагы , белем чишмәсе. Тел ул зур бер кибет кебек : анда һәркем үзенә ни дә булса таба.Тел кешегә бер – берсен аңларга , бер – берсең теләк, максатларын, уйларын белергә ярдәм итә. Ул –Ватан , туган җир , ата – ана сүзләре белән янәшә бергә торган бөек , изге һәм кадерле сүз! Шуңа күрә, мин, укытучы буларак, дәресләремдә туган телебезне яратырга, белергә, өйрэнергә кирәклеген аңлатырга тырышам.

Ана телендә кеше дөньяны, дөньяның матурлыгын белә башлый. Аның шул телдә фикерләү мәдәнияте, зәвыгы формалаша. Уй күрке тел икән, тел күрке-сүз. Сүзе ягымлының үзе дә ягымлы, теле матурның куңеле дә матур.

Ана исеме белән тиңләшердәй, синең өчен көенеп, ут йотучы, синең өчен сөенүче, тормышта бар нәрсәне җиңеп алга барырга өйрәтүче, гомумән, кешелеккә лаеклы буын үстерү өчен, үзен аямыйча, эш һәм ял сәгатен санамыйча эшләүче кеше – ул укытучы! Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбыз башында укытучы торганын һәркем аңлый. Әйе, нәкъ менә алар кешелекне мәгърифәт дөньясына алып керә, хәреф танырга, язарга өйрәтә, белгәннәрен хәтергә сеңдерергә тырыша, тәрбияле булырга өнди.

Укытучы - универсаль кеше дип юкка гына әйтмиләрдер ул. Чыннан да, Укытучы шул ук вакытта балага, аның яшенә карамыйча, Әни дә була белергә тиеш, психологик яктан да ярдәм күрсәтә белүе зарур, шул ук вакытта баланың дусты, иң якын сердәшчесенә әверелергә тиештер ул. Баланың мәктәпкә барасы килүе, сыйныфтагы мөхит, аның белемгә омтылуы, югары үрләр яуларга әзер булуы – болар барысы да, иң беренче чиратта, укытучыдан тора. Укытучы кеше бала белән үз мөнәсәббәтен ничек итеп төзи, аңа дөньяны кайсы ягы белән, бигрәк тә нинди төсләр белән ачып күрсәтә, шул килеш шәкерт олы тормышка яраклаша һәм үз урынн таба. Әлбәттә, күп очракта, боларның барысы белән дә ата-ана шөгельләнә дип уйларсыз. Әйе, килешәм, ләкин бала үзенең барлык булган вакытын диярлек мәктәп диварларында үткәрә һәм ата-аналар ышанып, аларны безнең кулларга – укытучыга тапшыра. Ә Укытучы, үз чиратында, әлеге ышанычларны кара таплар төшермичә бары тик акларга тиеш.

Ин беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә аның Укытучысы атлый. Ул барлык һөнәрләргә юл ачучы, күпкырлы, эзләнүчән, тәрбияче, могҗиза кылучы. Ул Укытучы –ул бәхетле кеше, чөнки аның кулында Кешелек бәхете. Укытучы булу өчен һөнәри белем, ә иң яхшы укытучы булыр өчен балаларны яратып, эшеңә күңел җылыңны салу кирәк!