Үзем турында үзем

Мин, Шәрипова Айгөл Рәзиф кызы, Башкортстан Республикасы Борай районы Борай авылында дөньяга килгәнмен. Балачагым гүзәл табигатьле авылым кочагында үтте. Укытучы булу турында үземне белгәннән бирле хыялланганмындыр. Әти-әниемнең тормышка карашлары, үзара татар телендә сөйләшүе дә сәбәпче булгандыр.

Мәктәпне тәмамлагач, мин Бөре педагогия институтына укырга кердем. Анда диплом алып чыккач, Нефтекама  шәһәренең башкорт-төрек лицеенда укучыларга белем бирә башладым. Инде шушы ук вакытта, укучыларыма телебезнең аһәнен, матурлыгын аңлата башлаган вакытта ук, Укытучы – минем язмышым икәнен аңладым һәм әлеге юлдан һич тайпылмаячагыма мин ышана идем.

Минем укытучылык язмышымда, әлбәттә, үземнең остазларым да зур йогынты ясагандыр. Башта бу мәктәп бусагасыннан кулын биреп каршы алган беренче укытучым, Әдибә Яннур кызы Галлямова булса, аннары инде институтта белем биргән, олы тормышка чын-чынлап юл күрсәткән һәм бүгенге көндә дә маяк сыман юлыбызны яктыртып торучы бөек остазларым иде. Нәкъ алар үрнәген күреп, аларга сокланып, күпме матурлык, сафлык, чисталык бөркелә бит бу якты, бөек затлардан дигән уйларым укытучылыкка илткән сәбәпләрнең берсе булгандыр мөгаен.

Бүгенге көндә Борай беренче санлы урта белем бирү мәктәбендә туган тел дәресләрен алып барам. Хезмәтемә намус белән карап, балаларда татар теленә карата сөю хисе тәрбиялим.

Төрле һөнәри бәйгеләрдә катнашырга тырышам. Әдәби чаралар, шагыйрьләр, язучылар белән очрашулар оештыру да үз нәтиҗәсен бирә. Дәресләрдә заманча технологияләр кулланып, укучыларымда иҗади фикерләү сәләтен үстерергә тырышам. Хезмәттәшләрем белән дә эш тәҗрибәсе белән уртаклашам.

Мин- бәхетле кеше! Чөнки янымда мине сөйгән, якын иткән гаиләм бар, һәр көн иртән шатланып, ашкынып барган мәктәбем һәм иҗади укучыларым бар!

Эш урыны: Башкортстан Республикасы Борай беренче санлы урта белем бирү мәктәбе

Белемем: югары, Бөре дәүләт педагогия институты, 2000 ел

Белгечлегем: татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучысы

Вазыйфам: беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Яраткан шагыйрем: Габдулла Тукай, Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабай

Яраткан язучым: Әмирхан Еники, Фоат Садриев

Кызыксынуым: чәчәкләр үстерү, спорт белән шөгыльләнү, сәнгатьле уку